Премьер-министр билгеләп үткәнчә, чемпионатны уздыруга 5 көннән азрак вакыт калган. Ярышларны әзерләгәндә барлык юнәлешләр буенча да зур эш башкарылды. Яшь профессионаллар паркының төп ярыш мәйданчыгында барлык төзелешләр төгәлләнгән.
Чемпионатның беренче катнашучылары иртәгә, 21 августта, Саха Республикасыннан (Якутия) килә башлаячак. Шул көннән башлап өч локациядә катнашучылар өчен аккредитация үтәчәк: «Уфа» халыкара аэропорты, Русия тимер юллары вокзалы һәм WorldSkills Russia - Яшь профессионаллар паркы.
ПЦР-тестларның вакыты чыккан нәтиҗәләре белән ярышларга килгән катнашучылар өчен һәр аккредитация ноктасында махсус урнаштырылган ФАПларда экспресс-тестлау оештырылачак. Шулай ук чарада катнашучыларның һәм кунакларның иминлеге өчен медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэмин ителешне координацияләү буенча махсус штаб булдырылды. Анда лаборатор тикшеренүләр үткәрәчәкләр һәм барысын да күзәтәчәкләр.
Барлыгы IX Милли «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатына Башкортстанга 76 төбәктән төбәк финалларында катнашкан 1800дән артык катнашучы һәм 1500 эксперт килер дип көтелә. Моннан тыш, 30 меңнән артык тамашачы мәданчыкта булачак һәм профориентация зонасына киләчәк 6000 укучысын да тамаша кылачак.
- “Яшь профессионаллар” чемпионаты безнең республика икътисады өчен дә, бүген безгә бик кирәк булган һөнәри эшче кадрлар алу өчен дә мөһим роль уйный. Әлеге ярышлар нәтиҗәсендә катнашучылар үз компетенцияләрен арттыра алачак. Нәтиҗәдә алар сыйфатлырак эшли алачак. Ышанам, WorldSkills чемпионатын уздырудан яшь профессиональ кадрлар рәвешендәге нәтиҗәне без якындагы елларда ук сизәчәкбез, - диде Андрей Назаров.
Башкортстан җыелма командасына барлыгы 280 катнашучы кергән. Алар республиканың данын 105 компетенциядән 102се буенча яклаячак. Мәгариф һәм фән министрлыгы команданы әзерләү буенча оештыру һәм координация эшен алып бара. Конкурсантлар белән күнегүләр үткәрү чаралары үткәрелгән, аларда биремнәрне уңышлы үтәү өчен кирәкле күнекмәләр эшләнгән. Дәресләрне WorldSkills экспертлары, төп төбәк экспертлары укытучылар һәм җитештерү белеме осталары белән берлектә уздырган.
Фото: pravitelstvorb.ru