+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август 2021, 15:40

Мишкәдә мари телен өйрәнү буенча полилингваль гимназия ачылачак

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген Мишкә районы халкы белән аралашу вакытында хәбәр итте.

Мишкәдә мари телен өйрәнү буенча полилингваль гимназия ачылачак
Мишкәдә мари телен өйрәнү буенча полилингваль гимназия ачылачак
Мишкә районында мари телен тирәнтен өйрәнү өчен полилингваль гимназия ачу планлаштырыла.

– Безнең республикада дүрт полилингваль мәктәп эшли инде: икесе – Уфада, берәр – Стәрлетамакта һәм Нефтекамада. Шуларның өчесе – башкорт, берсетатар теле буенча. Ә Мишкә районында бер мәктәп базасында мари телен тирәнтен өйрәнү буенча гимназия булачак, - диде Радий Хәбиров. - Биредә урыс, мари һәм инглиз телләрендә укытылачак.

Мишкә районы хакимияте башлыгы Павел Трапезников республика җитәкчесенә муниципалитетның перспективалы үсеш проектларын тәкъдим итте. Алар арасында – Мишкә авылындагы 2нче урта мәктәп бинасына янкорма төзү. Мәктәптә 600дән артык бала укый, бу урыннарның норматив саныннан бер ярым тапкырга артып китә. Ашханә белән 250 укучыга исәпләнгән ике катлы бина төзү мәктәпнең тулылыгы мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады.

Тагын бер проект – Инәк елгасы яр буен төзекләндерү, биредә мәдәни-күңел ачу чараларын үткәрү күзаллана. Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенә әлеге объектны 2022-23 елларга финанслау һәм федераль акчаларны җәлеп итү мөмкинлеген карарга кушты.

Моннан тыш, Павел Трапезников республика Башлыгына Мишкә районы Мәдәният сараенда капиталь ремонт һәм аның каршындагы мәйданны төзекләндерү проектларын тәкъдим итте. Радий Хәбиров әлеге объектлар буенча планнарны уңай бәяләде, халык өчен су һәм газ белән тәэмин итүнең инженерлык челтәрләрен үстерүнең бик мөһим булуын билгеләп үтте.

– Коронавирус аркасында без дәваханәләргә, дәвалауны оештыруга бик күп акча сарыф иттек. Хәзер без элекке планнарны, шул исәптән Мишкә районында су һәм газ үткәрү мәсьәләләрен дә, хәл итә башлаячакбыз. Безнең планда – биредә яр буен төзекләндерү. Минем хыялым - сезгә туристлар алып килү. Ул чакта һөнәр осталары үз эшләнмәләрен сата алачак, кафелар да рентабельле эшләячәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото:glavarb.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: