Хәзер егетләр «Ювент» типографиясендә басма станок белән идарә итү осталыгын арттыра.
– Бу сезгә принтерда кәгазь битен бастырып чыгару гына түгел, – ди Даниил. - Офис басма машинасы белән эшләү билгеле бер күнекмәләр һәм белем таләп итә. Мин басма эшендә камилләшергә, әмма тагын нинди дә булса һөнәр алырга телим.
Боларны сөйләгәндә яшь белгеч берничә кәгазь битен аппаратка урнаштыра, мониторда берничә манипуляция ясый, рычагка баса...
Чемпионатта катнашучыларга да шул ук эшне башкарырга туры киләчәк. Полиграфистлар ниндидер продукт бастырырга дигән бирем алачак, бу визитка, яки бирелгән формат һәм тиражның брошюрасы булырга мөмкин.
Конкурсантларның эшләре берничә параметр буенча бәяләнәчәк, шул исәптән тизлек һәм башкару сыйфаты да. Әлеге компетенциядә илнең төрле төбәкләреннән берәр - барлыгы тугыз кеше ярышачак. Башкортстан өчен генә, чара хуҗабикәсе буларак, искәрмә ясалган - бездән ике катнашучы.
– Миңа WorldSkills чемпионатында катнашу кызыклы булыр дип өметләнәм, - ди Азамат Сатлыков. – Бу мин алган һөнәр өчен бик файдалы. Яңа җиһазлар белән танышу да, тәҗрибә уртаклашу да. Мин үзем рәссам һәм полиграфист белгечлеген очраклы гына сайламадым. Үз рәсемнәрем белән китаплар бастырырга планлаштырам.
Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев Даниил белән Азаматнның чемпионатка ныклап әзерләнүен аңлатты.
- Агентлыкның төп бурычы — безнең конкурсантларга ярдәм итү. Егетләрнең кәефе җитди — алар үҗәт һәм амбициоз. Күнекмәләре һәм характерлары аларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Гомумән алганда, республика бу чараның Башкортстанда узуыннан отачак дип саныйм. WorldSkills безгә эшче һөнәрләрне популярлаштыруга этәргеч бирәчәк һәм зур бизнес-мирас калдырачак, чөнки чемпионат өчен сатып алынган җиһазлар республикада калачак һәм җитештерү һәм уку мәйданчыклары буенча бүленәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, WorldSkillsның файдасын без киләсе елларда да тоячакбыз. Ә бу махсус урта белемле балаларның перспективалары яхшы дигән сүз.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты финалы Уфада 25-29 августта узачак. Конкурсантлар 105 һөнәри компетенциядә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Республика командасы 103 компетенция буенча ярышларда катнашачак. Җыелма командада 498 кеше бар – 280 конкурсант һәм 218 эксперт. Ярышларда Русиянең 75 төбәгеннән командалар катнашачак, барлыгы 3000 тирәсе катнашучы булыр дип көтелә.