+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 август 2021, 19:36

Уфа "WorldSkills Russia-2021" финалы кунакларын каршы алуны дәвам итә

Төрле төбәкләрнең делегацияләре Башкортстан башкаласына «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалына килүне дәвам итә.

Уфа "WorldSkills Russia-2021" финалы кунакларын каршы алуны дәвам итә
Уфа "WorldSkills Russia-2021" финалы кунакларын каршы алуны дәвам итә

Алар арасында иң зурысы — Мәскәүдән. Делегация составында 411 кеше, шул исәптән 193 конкурсант - 146 чемпионат компетенциясе буенча. Башкала төбәге вәкилләренең бер өлеше инде Уфада. Делегациянең барлык әгъзалары ярышларга тугыз төрле рейс белән килә.

- Без Уфага җиңү артыннан очабыз, бездә башка вариантлар юк. Без - WorldSkills стандартлары буенча иң күпсанлы җыелма һәм абсолют җиңүчеләр, - дип белдерде Мәскәү Һөнәри белем бирүне үстерү үзәге директоры урынбасары Елена Сумакова.

Элегрәк Башкортстан башкаласына чемпионатта катнашу өчен Якутиядән, Хабаровск һәм Краснодар крайларыннан, Кабарда-Балкар Республикасыннан делегацияләр килде инде.

Моннан тыш, якын арада 77 компетенция буенча чыгыш ясаячак 110 кешелек Санкт-Петербург делегациясе килә. Аларның күбесе беренче тапкыр ярышларда катнашачак.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: