+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 август 2021, 15:33

Уфага WorldSkills Russia чемпионатының катнашучылары килә

Кичә Саха (Якутия) Республикасыннан килгән катнашучыларны тимер юл вокзалында волонтерлар һәм төбәк журналистлары каршы алды.

Уфага WorldSkills Russia чемпионатының катнашучылары килә
Уфага WorldSkills Russia чемпионатының катнашучылары килә
21 августта Башкортстан башкаласына барлыгы 22 кеше — конкурсантлар һәм эксперт-компатриотлар (остазлар, алар Чемпионатта катнашучыларны әзерли) килде. Якутиядән килгән барлык делегация 60 кешедән торачак, калган катнашучылар Уфага 25 августта киләчәк. Беренче делегатларны Башкортстанның иң яхшы традицияләрендә каршы алдылар: кунакларны чәк-чәк һәм кымыз белән сыйладылар.

Шулай ук Хабаровск һәм Краснодар крайларыннан, Кабарда-Балкар Республикасыннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән делегацияләр килде.

Бүген, якшәмбе көнне, Сахалин, Кемерово, Новосибирск өлкәләреннән катнашучылар килер дип көтелә. Уфага барлыгы 700дән артык кеше киләчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: