Депутатлар «Бердәм Русия»нең "Яңа мәктәп" партия проекты кысаларында үткәрелгән рейдларда катнаша.
Бүген VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова Уфаның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 28нче коррекция интернат-мәктәбендә булды. Парламентарий бүлмәләрнең торышы, кабинетларны җиһазлау һәм азык-төлек блогларының әзерлеге белән танышты. Рима Баталова әлеге мәктәп аның өчен туган булуын билгеләп үтте.
«Мин монда алтынчы сыйныфтан укыдым. Шуңа күрә бу чарага аерым игътибар белән карадым һәм барысын да җентекләп тикшердем", - дип ассызыклады депутат. - Яңа уку елына мәктәп тулысынча әзер дип ышанып әйтә алам. Белем бирү учреждениесе хакимияте дә, укытучылар үзләре дә үз кабинетларын тәртипкә китерде, балаларны 1 сентябрьгә тулысынча әзерлек көтә. Спорт залын капиталь ремонтлау, коридорга идән җәю мәсьәләләре контрольгә алынды.
Коллективны вакциналау мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Вакцина ясатмаган берничә хезмәткәр, шул исәптән медотвод белән, калган. Алар өчен күчмә вакциналау пункты оештырылачак".
Коррекция интернат-мәктәбе директоры Лилия Амекачева мәктәптә 193 укучы белем алуын, быел беренче сыйныфка 24 бала килүен әйтте.
«Кабинетларда косметик ремонт үткәрелде, ә китапханә фонды яңа уку әсбаплары белән тулыландырылды. Чыннан да, безнең китапханәне тулыландыру буенча зур эш башкарылды, һәм, ниһаять, зур басма шрифт белән китаплар алдык», – дип уртаклашты Лилия Амекачева.