Самарадан Данила Поляков - Идел буе дәүләт колледжы студенты, ул ЧПУ станоклары токаре һөнәрен ала. «Яшь профессионаллар» чемпионатында ул «ЧПУ белән станокларда токарь һәм фрезер эшләре» компетенциясендә ярыша.
Моңа кадәр Данила Амурдагы Комсомольскида узган сайлап алу ярышларында җиңү яулады. Данила аның катлаулы компетенциясендә егетләр генә түгел, кызлар да эшли алуын әйтә.
- Бернинди киртәләр дә юк, иң мөһиме - теләк. Мин Уфада чемпионатның барлык мәйданчыкларын уздым. Миңа «кирпеч салу» һәм "яхтомонтажчылар" компетенцияләре бик ошады. Гаҗәп, әмма бер кыз бу өлкәдә барысын да узды, хәтта егетләрдән яхшырак күрсәткечкә иреште. Шулай булгач, кызларга эшче һөнәрләр җиңелрәк тә бирелә, - диде ул.
Даниланың беренче биреме алты деталь әзерләү иде. Икенче модуль - алюминий һәм ракеталар өчен катлаулы деталь.
— Киләчәктә яңа цехта, заманча технологияләр белән эшләргә теләр идем, - ди Данила. - Экспериментлар яратам, бертөрлелек минем өчен түгел. Минем эшемдә, һичшиксез, иҗат бар, бигрәк тә фрезеровкада, чөнки искиткеч матур конструкцияләр ясарга мөмкин.
Сәфәр алдыннан Данила Уфа турында мәгълүматны игътибар белән өйрәнгән.
- Уфа - рэперлар шәһәре дип беләм, - дип елмая егет. - Һәм, әлбәттә, чемпионат ачылышында чыгыш ясаган Егор Крид концертында булдым. Миңа биредә барыннан да бигрәк ярышларда фикердәшләр һәм сине ярты сүздән аңлаучы кешеләр күп булуы ошый.
"ЧПУ белән станокларда токарь һәм фрезер эшләре" компетенциясендә конкурс яшүсмерләр арасында да, өлкәннәр арасында да уза. Павел Тимошев сүзләренә караганда, конкурс биремнәре дәрәҗәсе катлаулылык белән аерылып тора, әмма барысы да югары технологияле җиһазларда эшли.
- Балалар санлы программа белән идарә ителүче станокларны үзләре программалаштыра, аларны үзләре көйли һәм детальләр ясый. Бөтен процесс контрольдә тотыла һәм иң мөһиме – әзер нәтиҗә. Конкурста җиңү өчен биремне тулысынча үтәргә кирәк. Өстәвенә, детальләрнең күләмен контрольдә тоту махсус координат-үлчәү машиналарында башкарыла. Алар да санлы программа белән, югары төгәллеккә ия. Монда һәр микромиллиметр мөһим.
#WorldSkillsRussia #Нацфинал2021 #НацфиналУфа
Фото: "Башинформ"