+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2021, 18:35

“Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясендә 40 гаиләгә ярдәм күрсәтелде

"Бердәм Русия Яшь гвардиясе" төбәк штабы активистлары "Баланы мәктәпкә әзерлә" Бөтенрусия акциясенә кушылды. Әлеге акция инде традициягә әйләнде һәм ел саен уза. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү төп бурыч булып тора.

“Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясендә 40 гаиләгә ярдәм күрсәтелде
“Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясендә 40 гаиләгә ярдәм күрсәтелде

18-29 августта Уфа шәһәрендә алты урында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән укучылар өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю оештырылды. Барлыгы республика буенча шундый 25 пункт эшләде. Бүген яшь гвардиячеләр мәктәп укучылары өчен җыелмаларны формалаштырдылар һәм тарата башладылар.

Заявкалар колл-үзәккә керә, шуннан соң гаиләләр мохтаҗлыкка тикшерелә һәм исемлек формалаша. Быел “Баланы мәктәпкә әзерлә" акциясе кысаларында республиканың 40 укучысы ярдәм алачак, шуларның 28е Уфада яши.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: