+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2021, 15:08

Мәктәпләрдә капиталь ремонт башкарылачак

Башкортстанда капиталь ремонт программасына мәктәпләр өчен җиһазлар сатып алуны кертәчәкләр.

Мәктәпләрдә капиталь ремонт башкарылачак
Мәктәпләрдә капиталь ремонт башкарылачак
Башкортстанда яңа уку-укыту җиһазларын мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасыннан финанслау хисабына сатып алачаклар. Мондый комплекслы ремонттан башка яңа белем бирү мохите булдыру мөмкин түгел. «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева шулай дип саный.
Республикада 365 мәктәптә капиталь ремонт үткәрергә кирәк, бу төбәкнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләренең биштән бер өлеше диярлек.

- Без капиталь ремонт таләп иткән күпме мәктәпне анализладык - бу 365 мәктәп. Безнең бурыч - проектларны вакытында әзерләү, федераль финанслау алу өчен заявка кампаниясендә нәтиҗәле катнашу, чөнки безгә ел саен 2026 елга кадәр 70 мәктәпне ремонтларга кирәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Башкортстан комплекслы капремонт проектына кушылырга әзер. 2021 елда бу максатларга республика 400 миллион сум акча бүлеп биргән, 18 мәктәп, 5 балалар бакчасы, бер спорт мәктәбе ремонтланган, азык-төлек блокларын, кабинетларны, спорт мәйданчыкларын яңартканнар.

2021 елда барлыгы тугыз яңа мәктәп тапшыру планлаштырыла, 2022 елда - тагын алты. Бу 11 меңгә якын яңа урын бирәчәк. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда республика авыл мәктәпләрендә ремонтлау өчен 29 миллион сумнан артык федераль акча алачак. Бу акчаларга 43 спорт залын яңартачаклар һәм 5 ачык спорт корылмасы һәм спорт инвентаре белән җиһазландырачаклар.

Республика Башлыгы башлангычы белән төбәктә полилингваль күп профильле мәктәпләр челтәре булдырыла. 3 ел эчендә Башкортстанда Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекамада 4 полилингваль мәктәп ачылган. 2024 елга тагын унны төзү планлаштырыла.

Балалар өчен мәктәп - икенче йорт. Һәм аның нинди булачагы түрәләргә генә бәйле булырга тиеш түгел. Мәктәпне аның турындагы күзаллауларга җавап бирерлек итеп эшләргә кирәк. Яңартылган мәктәпләрдә үзидарә үссен, балалар һәм ата-аналар соравы буенча түгәрәкләр эшләсен. Педагоглар балаларга ярдәм итсен һәм мондый проектларда актив катнашсын иде", - дип хуплады Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы вакытында "Сириус" үзәге җитәкчесенең тәкъдимен.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: