+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2021, 20:40

Мәктәпләрдә уку елы башлана. Кемнәр өчен?

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хроник авырулардан интегүче балаларны дистанцион режимга вакытлыча күчерү мөмкинлеген карады, алар COVID-19 зарарланган очракта өстәмә өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин.

Мәктәпләрдә уку елы башлана. Кемнәр өчен?
Мәктәпләрдә уку елы башлана. Кемнәр өчен?


Бу чараны ата-аналар теләге белән уку елының беренче өч атнасында кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, «Август педсоветы» нәтиҗәләре буенча, ведомствога тиешле йөкләмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бирде.

Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, балалар дистанцион рәвештә укый ала торган авырулар исемлеген республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә билгеләделәр. Бала читтән торып уку форматына күчсен өчен, ата-аналар гариза язарга тиеш.

Коронавирус пандемиясе шартларында уку процессын оештыру турында сөйләгәндә, мәгариф һәм фән министры мәктәп укучылары агымнарын бүлү өчен мәгариф учреждениеләренә керү юлларын төрле төстәге маркировкалау каралганын хәбәр итте. Мәктәпләрдә бер сыйныф көн буе билгеле бер кабинетта шөгыльләнә торган система саклана. Агымнар ашханәләрдә булганда да бүленәчәк.

Белем көнендә мәктәпләрдә ачык һавада аерым сыйныфлар һәм битлек режимын мәҗбүри үтәү белән тантаналы линейкалар узачак. 1 сентябрьдән мәктәпләрдә санитар хәлне БДМУ һәм медицина колледжлары ординаторлары һәм студентлары арасыннан медицина инспекторлары контрольдә тотачак.

Республика педагогларының 76 проценты коронавирустан прививка ясаткан. Шул ук вакытта укытучылар һәм персонал битлек режимын үтәргә тиеш. Укытучы битлекне дәрес вакытында гына ала, укучылардан 1,5 метр ераклыкта була.
Нинди сырхаулар белән мәктәпкә бармаска була? Моннан карагыз: https://health.bashkortostan.ru/activity/28823/

Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына кыска вакыт эчендә мәктәп директорлары һәм район мәгариф бүлекләре вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрергә, министрлык тарафыннан кабул ителгән карарларны җиткерергә һәм мәгариф системасының уку елы башлануга югары әзерлеген тәэмин итәргә кушты.

Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, 2021 елда капиталь ремонт барышында Башкортстанның 280 мәктәбендә үз азык-төлек блокларын яңартканнар. Шулай итеп, республиканың барлык белем бирү учреждениеләре кайнар ризык белән тәэмин итүгә әзер.

Башкортстан Башлыгы үзенең Контрольлек итү идарәсенә һәм социаль коммуникацияләр буенча идарәсенә мәктәп туклануы темасын аерым контрольгә алырга һәм хәлне оператив рәвештә күзәтергә кушты.

Фото: img.rosbalt.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: