-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 18:35

Ак юл сезгә, укучылар!

Баймак районының Чыңгыз мәктәбе үз укучыларын җыйды.

Ак юл сезгә, укучылар!
Ак юл сезгә, укучылар!

Баймак районының Хөсәен Әхмәтов исемендәге Чыңгыз мәктәбе укучылары да парта артына утырды. Бәйрәм тантаналы линейкадан башлады.

- 1 сентябрь - киләчәккә юл. Канатлар очканда ныгый, ди халык. Тырышлар гына үз юлын таба. Укучылар, ата-аналарны да алда зур тырышлык таләп итүче юл көтә.

Бүген безнең мәктәп ишеген 91 укучы ачты. 1 сыйныфка 5 бала килде. 9нчы сыйныфта 10 бала белем алачак. Җәй тәмамланды, бүген бәйрәм - Белем көне. Һәр Русия гражданы үтә торган юл ул белем алу. XXI гасырда һәрьяклап белемле кеше генә җәмгыятьтә яши ала. Пандемиягә бәйле хәвефсезлек чаралары быел да сакланачак, - диде мәктәп директоры Рифат Иманбаев.

Арытаба укучылар бәйрәмне дәвам итте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: