+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 18:19

Баймакның 5нче мәктәбе кыңгырау чыңына күмелде

Бүген бирегә 50 бала беренче сыйныфка килде.

Баймакның 5нче мәктәбе кыңгырау чыңына күмелде
Баймакның 5нче мәктәбе кыңгырау чыңына күмелде

Бүген Баймак шәһәренең 5нче мәктәбе дә үз укучыларын җыйды. Тәүдә укучылар тантаналы рәвештә мәктәп линейкасына тезелде. Анда укучыларны укытучылары каршы алды.

- Сезне белем көне белән ихлас котлыйм. Көзнең беренче көне укучылар һәм укытучылар өчен аеруча әһәмиятле. Кеше гомер буе белем ала. Шуңа да җитәкчелекнең бу көнне төп игътибары мәктәпләргә юнәлгән. Безнең максат - Ватанның чын патриотларын тәрбияләү.

Бүген безнең мәктәпкә 50 беренче сыйныф укучысы килде. Сезнең өчен тәүге кыңгырау яңгырый. Ул мәктәп елларында көн саен яңгыраячак. Алган белемегезнең кадерен белегез.

9нчы сыйныфка 19 укучы килде. Сезне зур имтиханнар көтә. Үз юлыгызны табуыгызны телим. Укытучыларның да эшләрендә уңышлар телим.

2020-21 уку елында мәктәпкә 14,5 миллион сум бүленде. Моңа без кабинетларны җиһазландык. Быел шулай ук өстәмә белем бирү буенча яңа эш урыннары булдырылды. Төрле яңа түгәрәкләр, секцияләр эшли башлады.

"Зеленый наряд школы-2021" конкурсында район буенча җиңү яуладык. Бу конкурс бакча үстерүгә юнәлтелгән иде, - диде мәктәп директоры Фәнил Елкыбаев.

Арытаба бәйрәмне укучылар төрле җырлар, шигырьләр башкарып дәвам итте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: