+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 20:12

Радий Хәбиров укучыларны котлады

Бүген ул Уфаның берничә мәктәбендә булды.

Радий Хәбиров укучыларны котлады
Радий Хәбиров укучыларны котлады

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрь районындагы 159нчы мәгариф үзәгендә һәм Ленин районындагы 1нче лицейда булды. Төбәк җитәкчесе тантаналы линейкаларда катнашты һәм республика укучыларын Белем көне белән котлады.

159нчы мәгариф үзәген 2010 елда Сипайлово микрорайонында төзегәннәр. Ул үзендә 1 870 бала шөгыльләнгән мәктәпне һәм балалар бакчасын берләштерә. Мәктәп укучылары фән олимпиадаларында һәм БДИда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

- Бүген безнең республикада ярты миллионга якын бала мәктәпләргә китте. Барыгызны да Белем көне белән котлыйм. Укучыларга яхшы укуларын, белем алуларын, алга таба хәрәкәт итүләрен һәм киләчәген булдыруларын телим, - диде Радий Хәбиров тантаналы линейкада.

- Эпидемиологик хәл мәктәпләргә билгеле бер чикләүләр белән нормаль эш режимына кайтырга мөмкинлек бирде. Элеккечә санитария нормаларын үтәргә, үзеңне һәм янәшәгездә булганнарны сакларга кирәк. Башкортстан Башлыгы укытучыларга намуслы хезмәтләре һәм яшь буынны тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Сипайлово микрорайонын төзекләндерү буенча киләчәк планнар турында сөйләде.

Мәгариф үзәгендә республика җитәкчесе уку классларында, стоматология кабинетында булды, мәктәп туклануын оештыру дәрәҗәсен бәяләде һәм педагогик коллектив белән аралашты. Укытучылар мәктәптә гамәлгә ашырыла торган яңа белем бирү технологияләре һәм иҗади башбангычлар турында сөйләделәр. Алар арасында - электрон укыту, технопарк, мәктәп медиастудиясе, шулай ук эстрада вокалы студиясе, заманча һәм халык биюе, арт-класс һәм КВН.

2020 елда 1нче Уфа лицее, анда 1 122 бала укый, үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында - "ДДТ" төркеме лидеры Юрий Шевчук, Дәүләт академия урыс драма театры актрисасы Татьяна Афанасьева, галим Морат Киекбаев, вице-адмирал, Русия Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин.

Өч ел элек Башкортстан Республикасының 100 еллыгына төзүчеләр әлеге уку йортын реконструкцияләүне тәмамладылар: яңа дүрт катлы корпус тергезелде, гамәлдәге биш катлы корпусны яңартты, территорияне төзекләндерде.

- Бүген - беренче тапкыр мәктәп ишекләрен ачкан һәм парта артына утырган беренче сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле бәйрәм. Аларның барысына да яхшы укуларын телим. Алар илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр, - диде Радий Хәбиров 1нче лицейда тантаналы линейкада.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: