-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 18:49

Тәүге вальс, олы тормышка тәүге адымнар...

Уфа укучылары вальс әйләнде.

Тәүге вальс, олы тормышка тәүге адымнар...
Тәүге вальс, олы тормышка тәүге адымнар...

3нче гимназия укучылары Уфаның яңартылган Совет мәйданында беренче вальсны башкардылар. Бүген алар Уфаның төп мәйданының берсендә Белем көне хөрмәтенә линейкалар үткәрүнең яңа традициясенә нигез салды.

Беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котларга Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурәхмәтуллин килде.

- Кадерле беренче сыйныф укучылары, бүген сез төп геройлар! Сезнең өчен тормышыгызда яңа сәхифә ачыла! - диде Илвир Мәдгать улы. - Бүген сез мәктәп партасы артына беренче тапкыр утырасыз, беренче дәреслегегезне ачарсыз! Алда бик матур вакыт - ачылу һәм өметләр, онытылмаслык тәэсирләр, кызыклы очрашулар, ныклы дуслык вакыты! Белемгә омтылыгыз - уңышлы һәм кызыклы тормышка ачкыч ул. Бөтен хыялларыгыз чынга ашсын! Аннары укучылар өчен символик беренче кыңгырау яңгырады.

А.М. Горький исемендәге 3нче гимназиядә яңа уку елында беренче сыйныфка 7 параллельгә балалар килде. Районда парта артына беренче тапкыр 2506 бала утырачак, барлыгы район мәгариф учреждениеләрендә 21300 бала укырга төште. Тантаналы линейкалар барлык мәгариф учреждениеләрендә дә узды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: