Колледж 1957 елда җиңел сәнәгать техникумы буларак оештырылган. Бүгенге көндә Башкортстанның һәм Урал төбәгенең дәрәҗәле уку йортларының берсе булып тора. 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча ул «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) хәрәкәтенең Русия Федерациясенең иң яхшы 100 белем бирү оешмасы исәбенә керде. Бүген колледжда 1 468 кеше укый. Шуларның 500дән артыгы 1976 елда төзелгән тулай торакта яши. Биредә 20 елдан артык капиталь ремонт үткәрелмәгән, ә инвентарь ачылганнан бирле яңартылмаган. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бу студентлар яшәү өчен шартлар канәгатьләнерлек түгел.
- Мондый матрасларда балалар йокларга тиеш түгел. Санузеллар да тиешле торышта түгел һәм аларны тәртипкә китерергә кирәк. Без тулай торакларда студентлар өчен лаеклы һәм уңайлы шартлар тудырырга тиеш, - диде Андрей Назаров.
Республика Премьер-министры җаваплы кешеләргә якындагы атналарда барлык санузелларны тәртипкә китерергә һәм ел ахырына кадәр республиканың барлык тулай торакларында матрасларны яңартырга кушты.
- Киләчәктә без барлык тулай торакларга капиталь ремонт ясаячакбыз, шулай ук яңаларын төзиячәкбез. Чөнки хәзер алар республикада җитми. Безнең балалар заманча һәм барлык таләпләргә җавап бирә торган шартларда яшәргә тиеш. Шуңа күрә 2024 елга кадәр без бу мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru