+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2021, 16:45

"Яңа белем" аласыгыз киләме?

Башкортстан укучыларын һәм студентларын «Яңа белем» онлайн-марафонында катнашырга чакыралар.

1-3 сентябрьдә Русиядә Белем көненә багышланган «Яңа белем» II федераль агарту марафоны узачак. Марафонда 150дән артык күренекле галим, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм спорт йолдызлары, эшкуарлар катнашачак.

Лекцияләрне һәм семинарларны Русия спикерлары һәм чит ил кунаклары үткәрәчәк. Марафонда Дмитрий Чернышенко, Сергей Лавров, Константин Хабенский, Тимати һәм башкалар катнашачак. Чит ил кунакларының исемнәре әлегә сер итеп саклана.

Марафон кысаларында семинарлар, видеоэкскурсияләр һәм үзебезнең эре компанияләрнең музейларыннан, театрларыннан, офисларыннан чыгышлар узачак. Җәмәгать бәхәсләрендә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр һәм артистлар катнашачак. Укучылар алдында төбәк губернаторлары, корпорацияләр җитәкчеләре, җәмәгатьчеләр чыгыш ясаячак һәм алар өчен предприятиеләрдә Ачык ишекләр көннәре узачак.

Форумның төп мәйданчыклары-Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Владивосток һәм Сочи шәһәрләрендәге студияләр. Һәр мәйданчык «Белем», «Спорт», «Бизнес», «Тарих һәм мәдәният» һ.б. темаларына ия булачак.

Марафон программасын һәм спикерларның чыгышларын: -https://marathon.znanierussia.ru сайтында,

-"ВК"да "Белем" Русия җәмгыяте төркемендә: https://vk.com/znanierussia карап була.

Марафон яңалыкларын «ZnanieMedia» Телеграм-каналында: https://t.me/znaniemedia - күзәтегез.

Фото: rg.ru

"Яңа белем" аласыгыз киләме?
"Яңа белем" аласыгыз киләме?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: