-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2021, 10:32

Каникуллар кайчан булыр?

Укулар башланды, димәк, каникулларны да көтә башлаячакбыз.

Каникуллар кайчан булыр?
Каникуллар кайчан булыр?

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы каникуллар һәм бәйрәмнәр көннәре билгеләнгән календарь төзегән.
Киләсе 2021-22 уку елында төбәктә 7 бәйрәмгә ял көннәре биреләчәк, ә 5е - ял көннәрсез булачак. Каникуллар вакытында мәктәп укучылары 121 көн ял итәчәк, беренче сыйныф укучылары бераз күбрәк - 134 көн.

Көзге каникуллар сигез көн дәвам итәчәк - 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр.

Кышкы каникуллар - 15 көн, 31 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр.

Язгы каникуллар - җиде көн, 28 марттан 3 апрельгә кадәр.

Беренче сыйныф укучыларының өстәмә каникуллары 14-20 февраль көннәрендә планлаштырыла. Җәйге ялга беренче сыйныф укучылары һәм чыгарылыш укучылары 26 майда китәчәк, калганнары - 1 июньдә.

Фото: boombate.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: