+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2021, 13:07

Мәктәп линейкасында - ярымшәрә...

Бу укытучы дәрескә дә керәме икән?

Мәктәп линейкасында - ярымшәрә...
Мәктәп линейкасында - ярымшәрә...
Бу укытучы дәрескә дә керәме икән?

Кичә укытучылар балаларга зур бәйрәм әзерләде, ата-аналар да аларның күңелен күрергә тырышты. Хабаровск өлкәсендә Белем бәйрәмендә балалар каршында ярымшәрә шәрык биюе башкаручыга гына җиткереп булмады.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралгач, күпләр аптырашта калды. Чыннан да, нәрсә дисең инде монда?!

Ә әти-әниләрнең бу хәлгә ачуы чыккан.

«Ярымэротик бию бит бу. Бу биюләр ир-атларны кызыктыру өчен уйлап табылган. Спорт белән бию төшенчәләрен аерып карарга кирәк», — дип язган бу хакта берәү.

Кайберәүләр 1 сентябрь - бәйрәм бит, шәрык биюе тиешле атмосфера тудыра, дип тамашаны хуплый.

Хабаровск өлкәсе буенча Мәгариф идарәсе тикшерү башлаган. Яшь укытучының мондый биюе «аның үз инициативасы» дигәннәр. Ләкин ул Белем көненә багышланган чарада булырга тиеш түгел, диелә бу хәбәрдә.

"ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: