+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2021, 22:05

Уфада урта һөнәри белем бирү буенча федераль үзәк булырмы?

Уфада урта һөнәри белем бирү буенча федераль үзәк булырмы?
Уфада урта һөнәри белем бирү буенча федераль үзәк булырмы?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Русия Федерациясене Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә узды.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Уфада WorldSkills Russia милли чемпионатын уздырганнан соң “Яшь профессионаллар паркы"нда яхшы җиһазландырылган мәйданчык калган. Ул биредә урта һөнәри белем бирүне үстерү буенча федераль үзәк булдыру өчен нигез булып хезмәт итә ала.
- Төбәктә бу эшкә актив керешү өчен зур потенциал һәм барлык кирәкле мөмкинлекләр бар. Квалификацияле кадрлар әзерләү буенча тәҗрибәбез бар, - диде Андрей Назаров.
Аның сүзләренә караганда, бүген Башкортстанда эшче һөнәре белгечләрен әзерләү өчен зур база булдырылган инде.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52579

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52579

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: