104нче мәктәптә бер малай белән кызның дәрес вакытында тәмәке тартуын күргәннәр. Сыйныфташлары аларны видеога төшергән - алар электрон тәмәке тарта һәм төтен чыгара. Үсмер язманы социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Видеода кызның моны куркып кына эшләве күренә - әйтерсең, беренче тапкыр татып карый, укытучы күрмиме икән дип хафалана, ә менә малай - чын профессионал, хәтта боҗралар да чыгарган.
Бу хәлне укытучының күрмәве гаҗәп...
Уяу гражданнар бу балалар белән әңгәмә үткәрергә тәкъдим итә.
Фото: kp.ru