-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2021, 21:25

Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру турында фикер алыштылар

6 сентябрьдә республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру турында фикер алыштылар
Хөкүмәттә мәктәп туклануын оештыру турында фикер алыштылар

Яңа уку елы башыннан Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары исәбеннән 1-4нче сыйныф укучыларын һәм ташламалы категорияләргә керүче балаларны бушлай ашату белән тәэмин иттеләр.

Төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, 2020/21 уку елында Башкортстан Башлыгының һәм республика социаль туклану идарәсенең контроль идарәсе инспекторлары мәктәп укучыларының туклануын оештыруны 599 тапкыр тикшергән.

2022 елның июленнән федераль законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу өлкәдә товар китерүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә өч елга кадәр офсет контрактлары төзү мөмкин булачак. Башкортстан Башлыгы республика сәүдә министрлыгына мәктәп туклануы һәм тәэмин итүчеләр белән озак вакытлы контрактлар проектын эшләргә кушты.

- Вакытлыча оешма бер елга килә икән, сыйфатлы итеп эшләргә аның кызыксынуы икеле, - диде Радий Хәбиров. - Даими уенчылар килгәндә, аларның бизнесы да тиешенчә оештырылачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: