-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 сентябрь 2021, 19:55

«Пушкин картасы» - яшьләр өчен уникаль проект

Башкортстанда “Пушкин картасы” федераль программасына 21 мәдәният учреждениесе - 17 театр-концерт оешмасы һәм филиаллар белән дүрт музей кушылды. Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

«Пушкин картасы» - яшьләр өчен уникаль проект
«Пушкин картасы» - яшьләр өчен уникаль проект

“Пушкин картасы” - Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә 1 сентябрьдән старт алган проект. Сүз "Мир" түләүле системасының банк яки виртуаль картасы турында бара, аның балансында быел 3 мең сум булачак, ә 2022 елда - 5 мең сум. Аннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәр яшь кешеләр файдалана ала. Акчаны музейларга, театрларга һәм концерт залларына гына тотарга мөмкин.

- Проектта катнашу - чакыру һәм зур җаваплылык, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова. - Театрларыбыз репертуарында һәм филармонияләрдә яшьләр өчен спектакльләр һәм концертлар күрсәтеләчәк. "Пушкин картасы" яшьләрне мәдәният учреждениеләренә җәлеп итү өчен тагын бер стимул булачак.

Башкортстан Башлыгы республиканың шәһәр һәм районнарында мәдәни проектны популярлаштыруны йөкләде.

- «Пушкин картасы» - яшьләребезнең мәдәни кодын формалаштыру өчен уникаль проект. Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсен нәтиҗәле гамәлгә ашыру бик мөһим. Муниципалитетлардан бу эшкә кушылырга һәм аны мәгълүмати яктан озата баруны оештырырга сорыйм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: