Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуда белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген урта һөнәри белем бирү системасы заманча компетенцияләре һәм күнекмәләре булган квалификацияле укытучыларга мохтаҗ. Һәм, әлбәттә, колледж укытучыларына, беренче чиратта, яшьләргә, ярдәм итү чаралары кирәк, диде республика җитәкчесе.
Очрашуда Радий Хәбиров мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга колледж укытучылары һәм мастерларына грант ярдәме күрсәтү программасын эшләргә кушты. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, ул яшь остазларга гына кагылмаска да мөмкин. Радий Хәбиров профильле министрлыктан тәкъдимнәр көтәчәген белдерде.
Фото: bashinform.ru