+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2021, 22:09

Балалар бакчасы территориясе төзекләндереләчәк

Тәтешле районында балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Шакирова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка туры эфир барышында мәдәният йорты территориясен төзекләндерү буенча сорау бирде.

Балалар бакчасы территориясе төзекләндереләчәк
Балалар бакчасы территориясе төзекләндереләчәк

- Хәзер үк йөкләмә бирәм. Торак-коммуналь хуҗалык министры шул районга сәфәргә барганда бу территорияне кереп карасын. Әлбәттә, без бу территорияне төзекләндерәчәкбез. Икенче елга анда балалар өчен мәйданчык эшләнәчәк. Без йорт ишегалларында җитди эшләр башкарабыз. "Башкортстан ихаталары" программасы буенча 780 йорт ишегалды территориясен төзекләндердек.

Шулай ук, без хәзер мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкарачакбыз. Әлбәттә, балалар бакчасы территориясен дә төзекләндерәчәкбез. Шуңа күрә балалар бакчасы территорияләрен төзекләндерү буенча программаны гамәлгә кертәчәкбез.

Бу бик җитди эш, - диде республика җитәкчесе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: