+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2021, 10:53

Һөнәри белем бирү оешмаларына яңа караш

Радий Хәбиров һөнәри белем бирү уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты.

Һөнәри белем бирү оешмаларына яңа караш
Һөнәри белем бирү оешмаларына яңа караш

Кичә Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың һөнәри белем бирү оешмалары директорлары белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә WorldSkills Russia хәрәкәтенең үсеш перспективалары, булачак җиңүчеләрне, призёрларны һәм «Яшь профессионаллар» чемпионатларында катнашучыларны әзерләү.

- Без сезнең белән мондый форматта беренче тапкыр җыелабыз, - дип мөрәҗәгать итте ссузлар җитәкчеләренә Радий Хәбиров. - Безнең техникумнардагы хәлне мин ишетә генә белмим. Районнарга чыкканда һәрвакыт урындагы колледжларга керергә тырышам. WorldSkills Russia-2021 Милли финалын үткәрү безне берничә идеягә этәрде. Элек ярты миллионга якын бала укый торган мәктәпләргә, шулай ук вузларга һәм фәнгә ныклап игътибар бирә идек. Ә урта һөнәри белемгә системалы якын килү булмады, кызганычка каршы. Башкортстан җыелма командасының узган чемпионатның медаль хисабында икенче урында булуы бергә киеренкерәк эшләргә кирәклеген генә күрсәтә.

Чөнки вакыт узу белән, икътисадны үстереп һәм хәзерге кебек үк актив темпта яңа предприятиеләр булдырып, эшче кадрлар кытлыгы белән очрашачакбыз. Инде хәзер үк Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында булдырган «Алга» махсус икътисаий зонасында 1 000 тегүче җитми.

Башкортстан Башлыгы республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына якындагы дүрт-биш елга тармакны үстерү стратегиясе буенча фикер алышу өчен төбәк колледжларының директорлар советын төзергә, һөнәри белем бирү осталарына ярдәм итү буенча грант программасы эшләргә, мәгариф үсеше төбәк институты базасында педагогларның квалификациясен күтәрү курсларын оештырырга, укучыларга һөнәри осталык конкурслары нәтиҗәләре буенча стипендияләр арттыру мәсьәләсен карарга кушты. Шулай ук, яңа перспектив һөнәрләр һәм белгечлекләр барлыкка килүне исәпкә алып, республика шәһәрләрендә һәм районнарында яшь кадрларны максатчан әзерләү һәм беркетү проектларын әзерләргә кирәк.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) - 2021 Милли чемпионатының финалы нәтиҗәләре буенча үз идеяләре белән уртаклашты.

- Эшче һөнәрләрне юкка чыгару елдан-ел ныграк сизелә, шуңа күрә һөнәрчелек-техник белем бирү мәсьәләләренә системалы рәвештә якын киләчәкбез, - диде Хөкүмәт Премьер министры Андрей Назаров. - Беренче урында - колледжларның матди-техник базасын ныгыту, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү.

Премьер-министр “Яшь профессионаллар паркы” территориясендә һөнәри белем бирү федераль үзәген төзү идеясе турында сөйләде.

- Бу башлангычны федераль дәрәҗәдә караячаклар. Ярдәм булган очракта, без Башкортстанда бөтенрусия масштабындагы шундый үзәк булдырачакбыз, - дип билгеләде Андрей Назаров. - WorldSkills Russia - 2021 Милли финалы өчен оештырылган мәйданчыкны файдалануның икенче варианты - мәгариф үзәген булдыру. Әлеге проект төрле тармакларда - мәгълүмати технологияләрдән алып пилотсыз авиациягә кадәр - стартаплар үтү һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеген күздә тота.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: