+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2021, 10:42

Предуниверсарийлар челтәрен үстереләчәк

Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды.

Предуниверсарийлар челтәрен үстереләчәк
Предуниверсарийлар челтәрен үстереләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә мәктәп укучылары башлангычларына нигезләнгән инициативалы бюджет проектларын гамәлгә ашыру һәм төбәк муниципалитетларында предуниверсарийлар челтәрен үстерү турындагы указга кул куйды.

Документ нигезендә, 2021 елдан 2024 елга кадәр урындагы бюджетлар әлеге юнәлешләр буенча инициатив бюджетлау проектларына дәүләт ярдәме өчен республика казнасыннан субсидияләр алачак.

Укучыла башлангычларын гамәлгә ашыруга бюджет ассигнованиеләренең гомум күләме ел саен 30 миллион сум тәшкил итәчәк, бер проектка 500 мең сумга кадәр субсидия биреләчәк. 2021 елда конкурс сайлап алуда Әлшәй, Бәләбәй, Белорет, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлебаш, Туймазы, Уфа, Учалы һәм Чишмә районнары, шулай ук Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре катнаша.

Муниципаль мәгариф учреждениеләре базасында, бер проектка 2 миллион сумга кадәр субсидия бүлеп, ел саен 10 миллион сум акча җибәреләчәк. 2021 елда әлеге юнәлеш буенча конкурста Белорет, Учалы районнары, Күмертау, Нефтекама һәм Уфа катнаша.

Быелгы конкурста җиңүчеләр акчаны 2022 елның 1 апреленә кадәр үзләштерергә һәм 2022 елның 1 маена кадәр тиешле хисапны тапшырырга тиеш.

Башкортстан Хөкүмәтенә 2021 елның 20 сентябренә кадәр субсидия бирү тәртибен һәм конкурс сайлап алуны уздыру тәртибен расларга, шулай ук чираттагы финанс елына һәм аннан соңгы чорларга республика бюджеты проектларын формалаштырганда субсидияләр түләүгә бюджет ассигнованиеләрен күздә тотарга кирәк.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы субсидияләр алу һәм аларны җиңүчеләргә бүлеп бирү өчен конкурс үткәрүне тәэмин итәргә тиеш.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: