-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 сентябрь 2021, 18:42

"Үсеш ноктасы" укучылар өчен бик кирәк

Баймак районы хакимияте башлыгы аның зур әһәмияткә ия булуын билгели.

"Үсеш ноктасы" укучылар өчен бик кирәк
"Үсеш ноктасы" укучылар өчен бик кирәк

Баймак районының Нигамәт авылында "Үсеш ноктасы" ачылды. Бу хакта социаль челтәрдәге үз битләрендә район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа уку елында «Үсеш ноктасы» үзенең табигый фәннәр юнәлеше белән аерылып тора һәм физика, химия һәм биология кебек предметларны укыту форматын үзгәртә. Кабинетлар заманча әсбаплар белән җиһазландырылган.

Бу укучыларга дәрестән тыш вакытта өстәмә рәвештә предметны өйрәнергә ярдәм итәчәк, робототехника һәм программалаштыру буенча дәресләр алырга мөмкин булачак. Баймак районында бүгенге көндә шундый 16 инновацион мәйданчык эшли.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: