12 сентябрьдә Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының берләшкән командасы министр Валерий Фальков рәислегендә үткән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе утырышында уртак үсеш программасын тәкъдим итте.
Докладны тәкъдим иткән команда составына ике университетның ректорлары - Николай Морозкин һәм Сергей Новиков, БДУның фәнни һәм инновацион эш буенча проректоры Светлана Мостафина, УДАТУны санлаштыру буенча проректор Евгений Парфенов, республика Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкаручы Камил Рамазанов, Башкортстан вәкиле булып Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов чыгыш ясады.
Николай Морозкин үз докладында БДУ һәм УДАТУ базасында төзелә торган фән һәм технологияләр университеты Башкортстан Республикасы позициясен үзгәртәчәк, дип билгеләде.
"Берләштерелгән университет булдыру чимал икътисады моделеннән китәргә, биомедицина һәм генетика, яңа материаллар, шул исәптән авиация-космик технологияләр кебек белем икътисадының яңа трендларына күчәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу югары уку йорты яңа форматтагы педагоглар һәм эшмәкәрләрне әзерләячәк", - дип билгеләде БДУ ректоры Николай Морозкин.
Күппрофильле классик университет төзү кирәклеге төбәктә узучы процессларның логик дәвамы - дөнья дәрәҗәсендәге Евразия Фәнни-мәгариф үзәге һәм Русия Хөкүмәте карары нигезендә заманча вузара студентлар кампусы төзү.
Уфа фән һәм технологияләр университетының максатчан моделе Евразия һәм тармак үсеше юшәлеәләрен үз эченә ала. Берләштерелгән югары уку йортын формалаштыру төбәктә көчле фәнни-белем бирү үзәге булдыруга юнәлтелгән. Яңа югары уку йорты төбәктән сәләтле абитуриентлар һәм яшь галимнәрнең китү проблемаларын хәл итәчәк, НИОКР күләмнәрен, шулай ук белем бирү программаларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга, шәһәрнең ландшафтын үзгәртергә һәм республика үсешенең драйверы булырга мөмкинлек бирәчәк.
Яңа университет моделе югары уку йортының эшкуарлык төтенә күчүенә һәм Евразия киңлегенең халыкара базарларында эшләүгә юнәлтелгән.
Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков республиканың һәм университетларның тырышлыгын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, "Приоритет - 2030" программасында катнашу БДУ һәм УДАТУ өчен мөмкинлекләр тәрәзәсе булып тора:
"Көчләрнең мондый концентрациясе яңа университетка һәр югары уку йортының иң яхшы традицияләрен дә, аның киләчәккә юнәлтелгән яңа элементларын үз эченә алган яңа корпоратив мәдәният формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде министр.