-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 сентябрь 2021, 12:00

Шагыйрәне чит өлкәләрдә дә онытмыйлар

Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә Кәтибә Киньябулатова көннәре уза.

Шагыйрәне чит өлкәләрдә дә онытмыйлар
Шагыйрәне чит өлкәләрдә дә онытмыйлар

Агымдагы елның 13 сентябреннән алып 22 октябрьгә кадәр Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә танылган башкорт шагыйрәсе Кәтибә Киньябулатова көннәре узачак.

Дистанцион форматта үтүче чара Русия төбәкләрендә башкорт телен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Аны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра.

Конкурс һәм чараларда Чиләбе һәм Курган өлкәләре гомуми белем бирү оешмаларының башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр; 1-11 сыйныф укучылары; өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашырга мөмкин.Катнашучыларның эшләре башкорт (башкорт теле диалектларында) һәм урыс телләрендә k_kinyabulatova@mail.ru электрон почтага түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә. - Башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Кәтибә Киньябулатова тормышына һәм иҗатына багышланган "Иң яхшы ачык дәрес";Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә туып-үскән башкорт халкының күренекле шәхесләренә, туган як теленә һәм тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция;- яшь шагыйрьләр (яшь авторлар)конкурсы;- Кәтибә Киньябулатова әсәрләрен сәнгатьле укучылар һәм башкаручылар конкурсы.  

Чара нәтиҗәләре 30 октябрьгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында игълан ителәчәк.  

Фото: education.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: