+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 сентябрь 2021, 21:05

Башкортстан студенты җиңү яулады!

Руслан Уразбахтин "Минем илем —минем Русия” конкурсының “Минем илемнең интеллектуаль милке” номинациясендә җиңүче булды.

Башкортстан студенты җиңү яулады!
Башкортстан студенты җиңү яулады!
"Минем илем— минем Русия" Бөтенрусия конкурсы финалистлары – “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе — “Минем илемнең интеллектуаль милке” номинациясендә үз проектларын тәкъдим иттеләр. Онлайн-форматта узган яклау нәтиҗәләре буенча 7 җиңүче һәм лауреат билгеләнде. Алар арасында Башкортстан Республикасы вәкиле Руслан Уразбахтин да бар.


Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Руслан Уразбахтин стартер-генераторны авиация двигателе белән интеграцияләү проектын тәкъдим итте. Проект өстендә эшләү кысаларында авиация двигателе белән интеграцияләнгән стартер-генераторның масштаблы эксперименталь макеты эшләнәчәк һәм макет үрнәгендәге эксперименталь тикшеренүләр үткәреләчәк.


“Безнең проект югары социаль әһәмияткә ия.
Беренчедән, ул очу аппаратларының экологик нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу киләчәктә Русия Федерациясе һәм башка илләр халкының сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак.
Икенчедән, авиация двигателенә интеграцияләнгән стартер-генератор куллану хисабына очу аппаратларының ягулык нәтиҗәлелеген арттыруга ирешелә, бу очу аппаратларын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметә һәм авиабилетлар бәясен киметүгә китерәчәк.
“Русия – мөмкинлекләр иле” платформасына һәм "Роспатент"ка ярдәм итү безгә билгеләнгән барлык максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз”, – дип сөйләде Руслан Уразбахтин.

 


Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: