-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 сентябрь 2021, 22:05

Студентлар үзенчәлекле диктант язды

БДУның Хокук институты студентлары өчен коррупциягә каршы диктант узды.

Студентлар үзенчәлекле диктант язды
Студентлар үзенчәлекле диктант язды

Бүген, 14 сентябрьдә, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, БДУның Хокук институты белән берлектә, студентлар өчен коррупциягә каршы диктант үткәрде.



Чара алдыннан яшь юристларга сәламләү сүзе белән Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина һәм БДУның Хокук институты директоры Руслан Зәйнуллин чыгыш ясадылар.



“Бөтенрусия коррупциягә каршы диктанты” проекты авторы һәм җитәкчесе, юридик фәннәр кандидаты, “Русия лидерлары-2020” ярымфиналисты, Русия-Азия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты киңәшчесе Эльси Золаев шулай ук катнашучылар алдында чыгыш ясады, студентларга “Русия Федерациясендә коррупциягә каршы тору нигезләре турында” лекция укыды.



Диктантта 50 студент катнашты, алар билгеләп үткәнчә, бу — үз белемнәрен тикшерү һәм үзләре өчен коррупциягә каршы эшчәнлекнең яңа аспектларын ачыклау өчен яхшы ысул.



Чара ахырында яшьләр актив рәвештә лекторга сораулар бирде һәм кызыклы әңгәмә корды. Проект хокукый грамоталылыкны арттыруга һәм коррупциягә каршы хокукый аң формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: