+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 сентябрь 2021, 12:55

Югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми

Бу хакта Русиянең фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев белдерде.

Югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми
Югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми

«Русиянең барлык уку йортлары да гадәти режимда эшли башлады. Әлегә ковид йоктыручыларның кискен арту очрагы юк, һәр көнне күзәтәбез», дигән “Российская газета”га Дмитрий Афанасьев.

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми, шуңа да дистанцион укуга күчерү планы юк. «Без кризис вәзгыятьләрен җиңәргә өйрәндек. Әлегә көтелмәгән хәлләр юк, югары уку йортлары гадәти режимда эшли», диде министр урынбасары.

Сентябрь башында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков, югары уку йортларында дистанцион укуга тулысынча күчү мөмкин түгел, чөнки бу мәгариф сыйфатына тискәре йогынты ясый, дип белдергән иде. Ведомство башлыгы ассызыклаганча, Русия мәгариф системасы, тулаем алганда, коронавирус пандемиясе тудырган авырлыкларга каршы тора алды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: