+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 сентябрь 2021, 15:04

"Беларус" безгә яхшы таныш

Евразия фәнни-тикшеренү институтына кергән Башкортcтан дәүләт аграр университетында Минск трактор заводы бренды астында модернизацияләнгән «Тракторларның авыр сынаулары» укыту лабораториясе ачылды.

"Беларус" безгә яхшы таныш
"Беларус" безгә яхшы таныш


- Башкортстан Республикасының трактор паркы 53 процентка «Беларус» маркалы тракторларыннан тора, - дип билгеләп үтте Павел Иофинов. - Модернизацияләнгән укыту лабораториясен ачу - төбәкнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен дә, студентлар өчен дә мөһим вакыйга.

Ачылу тантанасында Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Илчелегенең Уфа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе, киңәшче Артур Карпович, Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов, БДБ илләре базарларында коммерция эше буенча маркетинг-директор урынбасары, БДБ илләрендә продукцияне алга этәрү һәм сату идарәсе башлыгы Михаил Вардугин, БашДАУ ректоры Илдар Габитов, «ТПК МТЗ-Татарстан» җәмгыяте коммерция директоры Владимир Петухов, «ПО Техресурс» җәмгыяте директоры Альберт Әхмәтов катнаштылар.

- Бүгенге көндә алар арасында товар әйләнеше елына 500 миллион доллар тәшкил итә, ул, шул исәптән бүгенге студентларның белемнәре һәм осталыгы аркасында да артыр дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте Артур Карпович.

Аграр университет ректоры Илдар Габитов лабораториядә студентлар техниканы, машиналарны һәм җайланмаларны дөрес файдалану буенча белем алачак, дип ассызыклады.

- Бездә бердәм мәгариф киңлеге, безнең университет һәм Беларусь югары уку йортлары алдында аграр җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора, - дип ассызыклады БашДАУ ректоры. - Беларусь Республикасына, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына студентларны безнең югары уку йортында заманча техникада эшләргә өйрәтү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәм.

Укыту лабораториясе, беренче чиратта, механика факультетының өлкән курс студентлары өчен билгеләнгән, монда алар тракторларның авырлык-тизлек, ягулык-икътисади характеристикаларын өйрәнәчәкләр.

Шулай ук Башкортстан Республикасы белән Минск трактор заводы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов һәм "МТЗ-Татарстан" җәмгыятенең коммерция директоры Владимир Петухов кул куйдылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: