Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова ведомствоның ни өчен мәктәпләрдә “флотча” макаронны, фаршлы коймак һәм ысланган колбасаны бирүне тыюын аңлатты. Бу хакта ул “Комсомольская правда” радиостанциясе эфирында белдерде.
Белгеч билгеләвенчә, бу ризыкларда, технология яки температура режимын бозылган очракта, патоген бактерияләр бик тиз үрчи башлый.
Попова сүзләренә караганда, элек тә бу ризыклар мәктәп укучыларын тукландыру өчен киңәш ителмәгән, шуңа күрә бу рекомендацияләрне әле дә үтәргә кирәк.
Күптән түгел Санкт-Петербург буенча “Роспотребнадзор” идарәсе мәктәп ашханәләрендә тыелган продуктлар исемлеген бастырган иде. Белем бирү учреждениеләрендә фаршлы яки йомыркалы макарон, итле яки эремчекле коймак, шулай ук ысланган колбаса бирү тыела. Моннан тыш, исемлеккә дерелдәвек, сельд балыгыннан әзерләнгән ризыклар һәм окрошка кергән.
Фото: Роман Яровицын