+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2021, 19:05

Башкортстан балалары ничек ял итте?

Мәгариф һәм фән министрлыгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясады.

Башкортстан балалары ничек ял итте?
Башкортстан балалары ничек ял итте?

Җәйге чорда Башкортстан территориясендә балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары реестрына кергән 1462 учреждение эшләгән. Бүгенге көнгә балаларны барлык ял төрләренә җәлеп итү 79,6 процент тәшкил иткән — укучыларның гомум саныннан 396 327 бала. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.



Сәламәтләндерү кампаниясе чорында муниципалитетлар 20 меңнән артык бала (20 486) өчен 953 онлайн-смена оештырды, анда безнең республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән һәм илләрдән дә укучылар катнашты.



Быел барлык сәламәтләндерү оешмалары да ике СанПиН таләпләренә туры китереп ачылды. Күп кенә муниципалитетлар тарафыннан Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан ачыкланган хилафлыкларны бетерү буенча эш алып барылды.



2021 елның 1 сентябренә Башкортстанда балаларның ялына һәм савыктыруга гомум чыгымнар 1 482 миллион сум тәшкил итте.
Айбулат Хаҗин белдерүенчә, быел безнең төбәктә Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән ата-аналар өчен шәһәр яны стационар лагерьларына юлламалар хакын компенсацияләүнең ике төре каралган.



Якынча мәгълүматларга караганда, республика бюджетыннан бирелә торган финанс чараларын экономияләү 338 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүматлары буенча, җәйге чорда балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында күпләп ризык белән агулану очраклары булмаган. Әмма, җәйге кампания вакытында 24 ял лагеренда 214 яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очрагы ачыкланган.



Министр белдерүенчә, бу очраклар буенча эпидемиягә каршы чаралар вакытында үткәрелгән. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 5 шәһәр читендәге стационар лагерьда, балалар һәм өлкәннәрдә COVID-19 ачыклану сәбәпле, смена туктатылды. Һәр әти-әни белән бу мәсьәлә аерым тикшерелгән, юллама өчен түләнгән акчалар кире кайтарылган.



Фото: sterlitamak.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: