Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүген журналистларга биргән интервьюсында белдерде.
“Башка белем бирү оешмаларында авырган балалар саны арту күзәтелсә, ихтимал, муниципаль оперштаблар Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә дистанцион укыту режимына күчерү турында карар кабул итәр. Ата-аналарны бу хәлгә аңлап карауларын сорыйм, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры. — Ике атна вакыт белем бирү оешмаларында авыру йогу чылбырын өзәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Хәл тотрыклана башлагач, без традицион укыту формасына әйләнеп кайтачакбыз".
Министр интервьюсында Башкортстанда 300 укытучының коронавирус белән авыруы турында да белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республика буенча COVID-19 белән авыручы педагоглар саны шактый түбән, ә прививка ясаткан укытучылар саны, киресенчә, югары.
"36 мең педагогның 300гә якыны авырый. Бездә вакциналау проценты, мөгаен, башка социаль төркемнәр арасында иң югарысы – мәктәп укытучыларының 84 проценты ике компонентлы прививка ясаткан”, — диде республиканың мәгариф һәм фән министры.
Фото: news-life.org