-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2021, 23:02

Рәхмәт, остаз!

Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды укытучылар көненә багышланган «Туган тел укытучысына рәхмәт» акциясе уздыра.

Рәхмәт, остаз!
Рәхмәт, остаз!

Акция 2021 елның 15 сентябреннән 5 октябренә кадәр уза. Акция кысаларында һәр укучы үзенең туган тел укытучысы турында сөйли һәм аңа рәхмәт белдерә ала.

Укытучының таланты белән уртаклашыгыз, туган телне өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләгез әле! Мәктәптә укыганда туган телегезне никадәр яхшы белә башладыгыз? Милли әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә сезнең дөньяны күзаллавыгыз ни дәрәҗәдә киңәйде?

"Туган тел укытучысына рәхмәт" акциясендә катнашу өчен түбәндәге эшләр тәкъдим ителә:
- эссе;
– туган тел укытучысы турында видеосюжет;
- видеоролик;
- укытучы белән бергә төшкән фотолар һәм рәхмәт сүзләре.

Укытучыга багышланган видеоролик яисә фотода шулай ук теләсә кайсы иҗади форматтагы элементлар булырга мөмкин: катнашучылар җырлый, бии, яки туган тел укытучысына багышлап шигырьләр сөйли ала.

Үзеңнең иҗади эшләреңне «Инстаграм», «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә яки Instagram,Тіктокиа #учительродногоязыка2021 #фондродныеязыки хештэглары астында бастырып чыгарырга кирәк.

Бу акция безнең зур, күпмилләтле илебезнең барлык туган тел укытучылары өчен менә дигән ярдәм булачак.

Конкурста катнашу өчен 1-11нче сыйныф укучылары чакырыла.

Иң кызыклы эшләр Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондының һәм Русия Мәгариф министрлыгының, шулай ук Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.

Фото: "Одноклассники"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: