+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2021, 16:35

Республиканың 116 мәктәбе дистанцион укытуга күчә

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин журналистларга биргән интервьюсында белдерде.

Республиканың 116 мәктәбе дистанцион укытуга күчә
Республиканың 116 мәктәбе дистанцион укытуга күчә

Бүген төбәк Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, республиканың 12 районында аерым мәктәпләрдә ике атнага дистанцион укыту оештырылачак.

Читтән торып уку форматы 22-23 сентябрьдән 5, 6, 7, 8, 10нчы сыйныф укучылары өчен Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш һәм Яңавыл районнарында кертелә.

— Башкортстанда дүртенче уку атнасы бара һәм, кызганычка каршы, без көн саен авыручы балалар һәм педагоглар саны арта баруын билгелибез. Бу гомуми белем бирү оешмаларына да, урта һөнәри белем бирү системасы оешмаларына да кагыла. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында хәл тотрыклы, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин журналистларга биргән интервьюсында.

Барлыгы 116 гомуми белем бирү оешмасы дистанцион режимга күчә, бу 23,5 мең укучы дигән сүз. Процент зур түгел, бу мәктәп укучыларының гомум саныннан 4,5 процент тәшкил итә.

— Муниципалитетлар дистанцион режимга күчкән укучыларны кирәкле девайслар, гаджетлар белән тәэмин итәргә тиеш. Бездә элегрәк эшләнелгән барлык алымнар — онлайн-укыту форматы, электрон кейслар бирү һәм торак пунктта Интернет юк икән, кәгазь кейсларны китерү эше башкарылачак, — диде министр.

Дистанцион укыту чорында ташламалы категория балалар өчен азык-төлек җыелмалары биреләчәк. График мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан расланачак, мәгълүматлар сыйныф җитәкчеләре аша ата-аналарга җиткереләчәк.

 

Фото: education.bashkortostan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: