+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 сентябрь 2021, 15:08

Баймакта автобус водительләре ярышты

Анда 28 кеше катнашты.

Баймакта автобус водительләре ярышты
Баймакта автобус водительләре ярышты
Ярышлар өч этапта узды. Беренче икесе теоретик белемнәрне: юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобильнең матди өлешен, укучыларны белем бирү учреждениеләренә йөртүне гамәлгә ашыру һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүне үз эченә алган. Икенче - гамәли өлеш – автобус белән фигуралы маневрлау.

Конкурста иң аз күләмдә штраф баллары җыйган катнашучылар җиңүче булды. «ПАЗ» номинациясендә беренче урынны К. Сөнгулов (Беренче Иткол урта мәктәбе), икенчене – Р. Бикбулатов (Баймакның 1нче мәктәбе), өченче урынны И. Дәүләтбаев (Ярат урта мәктәбе) яуладылар.

«ГАЗ» номинациясендә лидерлар өчлегендә - З. Морзагалин (Нигъмәт урта мәктәбе), И. Каһарманов (мәгариф бүлеге) һәм Н. Райманов (Юмаш урта мәктәбе).

Алар мәгариф бүлегенең акчалата премияләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Фото: bv02.info


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: