+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 сентябрь 2021, 12:15

Безнең яшьләр сынатмас!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров "EuroSkills Graz-2021" чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Безнең яшьләр сынатмас!
Безнең яшьләр сынатмас!

22 сентябрьдә Австриянең Грац шәһәрендә һөнәри осталык буенча "EuroSkills Graz-2021" Европа чемпионаты старт алды, ул 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышларны ачу тантанасында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия) генеральный директоры Роберт Уразов катнаштылар.

Ярышлар Шварцль күлендәге “Деревня Навыков”та 38 төп һәм 10 презентация компетенциясе буенча узачак. Чемпионатта 31 илдән 400гә якын кеше катнаша.

Русия җыелма командасын сайлап алу ярышлары, шулай ук 2020 елгы “Яшь профессионаллар” чемпионаты финалы нәтиҗәләре буенча формалаштырдылар. Аңа илнең 15 төбәгеннән 57 конкурсант кергән. Башкортстан данын Сибай күппрофильле һөнәри колледжын тәмамлаган Илнур Шәйхисламов яклый. Ул “Төзелеш эшләре” категориясендә “Ташны архитектур эшкәртү " компетенциясендә чыгыш ясый.

Исегезгә төшерәбез: “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы Уфада агымдагы елның 25-29 августында узды. Башкортстан башкаласына Русиянең 76 төбәгеннән 1 786 конкурсант килде. Гомум медаль зачетында республика җыелма командасы, 62 медаль яулап, икенче урынны алды.

EuroSkills чемпионаты — 25 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәри осталык буенча Европада иң зур халыкара ярыш. Ул ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe бәйгесендә катнашучы илләрнең берсендә уза.
2018 елда Будапештта узган чемпионатта Русия җыелма командасы гомум медаль зачетында — беренче, ә 2019 елда Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында икенче урын алды.

2023 елның августында Русия беренче тапкыр Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча EuroSkills Европа чемпионатын кабул итәчәк.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: