-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 сентябрь 2021, 16:10

Ике университет җиңүчеләр исемлегендә

Евразия фәнни-тикшеренү үзәге университетлары кадрлар әзерләү буенча федераль грант отты.

Ике университет җиңүчеләр исемлегендә
Ике университет җиңүчеләр исемлегендә
Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен яклау һәм коммерцияләштерү өлкәсендә кадрлар әзерләү өчен федераль бюджеттан грантлар бирелә торган белем бирү оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр исемлеген бастырды.

Барлыгы 75 гариза каралган, шуларның 39ы җиңүче дип танылган. Евразия фәнни-тикшеренү үзәге университетлары — УДАТУ һәм БДУ проектлары каралган критерийларның һәрберсе буенча максималь балл белән федераль конкурста җиңүчеләр исемлегенә кергән.

— Алынган грант университетлар тарафыннан хокук саклау, яклау һәм интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларны коммерцияләштерү өлкәсендә югары белем бирү программаларында модульләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен кулланылачак, — дип ачыклык кертте Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Субсидияләр булдырылган программалар буенча студентлар һәм аспирантларны укыту, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен яклау һәм коммерцияләштерү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләр әзерләү өчен аерым юнәлтеләчәк. Ике университетка бирелгән грант суммасы якынча 5 миллион сум тәшкил итә (БДУга — 1,8 миллион сум, УДАТУга — 2,9 миллион сум).

Конкурсантларны сайлап алу ”Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проектының “Төбәкләр, тармаклар һәм тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы мәнфәгатьләрендә кеше капиталын үстерү” федераль проекты кысаларында үткәрелде.

 
 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: