+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 сентябрь 2021, 20:50

Илнурга уңышлар телибез!

Австриянең Грац шәһәрендә һөнәри осталык буенча "EuroSkills Graz-2021" Европа чемпионаты старт алды.

Илнурга уңышлар телибез!
Илнурга уңышлар телибез!
Русия җыелма командасына илнең 15 төбәгеннән 57 конкурсант кергән. Башкортстан данын Сибай күппрофильле һөнәри колледжын тәмамлаган Илнур Шәйхисламов яклый. Ул “Төзелеш эшләре” категориясендә “Ташны архитектур эшкәртү " компетенциясендә чыгыш ясый. Илнурга 21 яшь.


Балачакта Илнур рәссам булырга хыяллана, әмма автомеханик һөнәрен сайлый. Егет фикеренчә, автомобильне ремонтлау да - үзенчәлекле сәнгать.
WorldSkills хәрәкәтенә Илнур колледж укытучысы ярдәме белән килә, ул, аның техник сәләтен күреп, “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча ярышларда катнашырга тәкъдим итә. 2018 елда төбәк чемпионатында катнашып, финалга уза, анда иң күп балл җыя, иң яхшылар арасында була һәм Русия җыелма командасына чакыру ала.


Илнур - бик тыйнак, тәрбияле, тырыш, ир-егетләргә хас булган көчле характерлы егет, үз бурычларына җитди һәм бик җаваплы карый. Ул төгәл фәннәр өйрәнүгә сәләтле, киң фикерләүгә ия, бу, үз чиратында, архитектура элементларын булдыруда ярдәм итә. Таш эше буенча күп кенә белем һәм күнекмәләр алып, алга таба ташны нәфис эшкәртүдә үсәргә тели.


Илнурны WorldSkills халыкара чемпионатларында призлы урыннар яулаган катнашучылар тарихы илһамландыра. Шуларның берсе Рафаэль Яхин, бу этапта аның остазы булып, укучысына зур өметләр баглый.


Чемпионаттан соң егет, үз остаханәсендә заманча технологияләр һәм таш эшкәртү буенча иң яхшы дөнья практикаларын кулланып, камилләшүне дәвам итәргә тели.
 

Фотолар социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: