+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 сентябрь 2021, 21:05

Уку йортларында хәвефсезлек кагыйдәләре үтәләме?

Бездәге уку йортларына игътибар артачак.

Уку йортларында хәвефсезлек кагыйдәләре үтәләме?
Уку йортларында хәвефсезлек кагыйдәләре үтәләме?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән хәвефсезлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, уку йортларында хәвефсезлекне тәэмин итү - планлы эш, ул барлык җаваплы структуралар тарафыннан даими алып барыла. Ләкин Пермь һәм Казанда күптән түгел булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, республика уку йортларының куркынычсызлык дәрәҗәсен тагын бер кабат тикшереп чыгарга, шулай ук өстәмә чаралар кертергә кирәк. Аларның дәрәҗәсе бер төркем факторларга бәйле: мәгариф оешмаларының тәэминаты торышына, үткәрелә торган өйрәнүләрнең даими булуына, балалар һәм ата-аналар белән профилактик һәм тәрбияви эшләргә һәм башка юнәлешләргә.

- Без барлык кызыксынучы структуралар тарафыннан уку йортларында хәвефсезлек мәсьәләләренә карата таләпчәнлекне һәм игътибарны укытучылардан башлап, барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә кадәр арттырырга тиеш. Эшне хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә алып бару зарур. Бары тик шулай гына без укыту өчен имин шартлар тәэмин итә алабыз, - диде Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: