+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2021, 12:20

Балаларны мәктәпкә җибәрергә дә куркыныч!

Уфа халкы социаль челтәрләрдә чаң суга.

Балаларны мәктәпкә җибәрергә дә куркыныч!
Балаларны мәктәпкә җибәрергә дә куркыныч!
Уфа халкы социаль челтәрләрдә үзләрен борчыган хәл турында язган. Халык язуынча, Сипайлово бистәсендә урнашкан “Весна” сәүдә үзәге янындагы территория сукбайлар өчен яшәү урынына әверелгән. Хәбәрдә әйтелүенчә, шул сәбәпле, биредә яшәүче балаларны мәктәпкә җибәрергә дә куркыныч.


– “Весна” сәүдә үзәге округта бомжлар һәм барлык урындагы алкашлар җыела торган урынга әйләнде. Андагы чүплектә халыкның имин булмаган катламнары көн күрә һәм көн саен иртәндән кичкә кадәр эчү белән шөгыльләнә. Бернинди чаралар да күрелми. Балаларны мәктәпкә җибәрү бик куркыныч, чөнки алар көн саен шундый кешеләр яныннан үтеп йөрергә мәҗбүр, — дип яза ачуы кабарган автор.


Комментарий язучылар ике лагерьга бүленгән: беренчеләре әйткәннәр белән килешеп бетми һәм сукбайлар белән нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеген аңламый. Икенчеләр исә чүп-чар янында иң куркынычы — асоциаль затлар түгел, ә аларның сүгенүе һәм тупас сүзләре, дип билгеләп үтә.

 
 
Фото: ufa.kp.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: