+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2021, 16:00

"Без аны бик кызганабыз!"

Курсташлары 9 яшьлек кызның вузда ничек укуы турында сөйләгән.

"Без аны бик кызганабыз!"
"Без аны бик кызганабыз!"
Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты студентлары 9 яшьлек Алиса Теплякованың парлар арасындагы тәнәфесләрдә уйнавы, укытучылар сөйләгәндә аларны бүлдерүе, ә аның әтисе "котырына һәм һәрнәрсәгә үз борынын тыга”, дип сөйләгән. Бу хакта ”Комсомольская правда" басмасы яза. Билгеле булуынча, 9 яшьлек Алиса быел МДУ студенты булды.


“Ул шундый кечкенә. Тәнәфестә коридорда уйнап йөри, үзе шуңа шатлана”, — дип сөйли бер студент кыз.

Курсташлары билгеләп үткәнчә, ул әле студент тормышына бөтенләй әзер түгел, чөнки ул мәктәпкә дә, балалар бакчасына да йөрмәгән. Әйтик, укуның беренче көннәрендә Теплякова дистанцион лекция вакытында телефонының микрофонын кабызган һәм бөтен курс аның фатирында ниләр булганын ишетеп торган. Моннан тыш, ул укытучы сөйләгәндә аны бүлдерә һәм аннан сораучы булмаса да, урынсыз җавап бирә.


Шул ук вакытта студентлар Теплякованы кызгана, чөнки, аларның сүзләренә караганда, “бу хәлләр аның гаебе белән эшләнми”.


Шулай ук кызны вуздагы көндезге дәресләрдә озатып йөрүче әтисенең үз-үзен тотышы да студентларның ачуын кабарта. Студентлар лекцияләргә шортыда йөрүче ирнең тышкы кыяфәтенә, шулай ук аның “котырынуына” һәм бөтен җиргә тыкшынуына зарлана.


“Дәресләр арасында уйнау тыела дигән сүз түгел. Яки бу баланы кызгануга сәбәп була аламы? Мәктәптә балаларга тәнәфестә һәм дәрестән соң да уйнарга була бит?”, — дип гаҗәпләнә кызның әнисе Наталия Теплякова.

Аның сүзләренә караганда, Алиса уку елы башыннан берничә дәреслекне укып чыккан һәм хәзер берничә дисциплинадан имтихан тапшырырга әзер.

 
Фото: ЖЖ Евгения Теплякова


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: