+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2021, 19:31

БДУ "Техносреда" фестивалендә катнашты

Чарада 60тан артык уку йорты катнашты.

БДУ "Техносреда" фестивалендә катнашты
БДУ "Техносреда" фестивалендә катнашты

Мәскәүдә "Техносреда" фәнни-техник фестивале узды. Чара 25-26 сентябрьдә «ВДНХ-Экспо» мәйданчыгында оештырылды. Фәнни-техник фестивальне оештыручы - Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, интеллектуаль партнер - "Белем" җәмгыяте.

Чара бер мәйданчыкта Русия фәнни даирәсен берләштерде: алар - әйдәп баручы фәнни-технологик компанияләр, вузлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары, галимнәр һәм фәнни мохит лидерлары. Фестивальдә 60тан артык югары уку йорты тәкъдим ителде.

Башкортстан Республикасын Фән һәм технологияләр елының төп чарасында Евразия НОЦ-катнашучысы - Башкорт дәүләт университеты тәкъдим итте. - "Техносреда-2021" технологик казанышлар күргәзмәсе Русия югары уку йортларының фән һәм технологияләр трансферы үзәкләре булуын күрсәтте, алар уникаль эшләнмәләрне социаль өлкәгә кертергә телиләр, - дип шәрехли БашДУ ректоры Николай Морозкин.

- Чара безгә техник казанышларыбыз турында белдерергә генә түгел, республика турында сөйләргә һәм хәтта мәдәният белән таныштырырга да мөмкинлек бирде. Ике көн дәвамында вузлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары үзләренең уникаль эшләнмәләрен күрсәттеләр, галимнәр лекцияләр һәм осталык дәресләре үткәрде. Республиканың технологик казанышлары һәм инновацион ачышлары Башкорт дәүләт университетының биш проекты белән күрсәтелде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: