+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2021, 10:55

Мәктәпләрдә контроль эшләре кими

Президент Владимир Путин 2022 елның 1 июленә кадәр бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Мәктәпләрдә контроль эшләре кими
Мәктәпләрдә контроль эшләре кими
Президент Владимир Путин 25 августта узган Русия Дәүләт советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

Дәүләт башлыгы мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.


“Рособрнадзор”, Мәгариф министрлыгы һәм ил субъектлары башкарма хакимият органнары бу мәсьәләләрдә җаваплы итеп билгеләнде.


Аерым алганда, “белем сыйфатын мониторинглауның методик нигезләнгән режимын һәм актуальлеген тәэмин итү зарурлыгын исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тәэмин итү” йөкләнде.


Башкарылган эшләр турында 2022 елның 1 июленә кадәр хәбәр итү бурычы куелды.

 
 
Фото: gazeta-pedagogov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: