+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2021, 12:15

Салават Сәгыйтов иң-иңнәр исемлегендә

"Ел ректоры" премиясенә лаек булучылар арасында ул да бар.

Салават Сәгыйтов иң-иңнәр исемлегендә
Салават Сәгыйтов иң-иңнәр исемлегендә

«Ел ректоры» премиясе ел саен университет белән нәтиҗәле җитәкчелек иткән һәм фән һәм мәгариф үсешенә өлеш керткән өчен Русия профессорлар җыелышында бирелә. Быел бу югары исемгә Русия югары уку йортларының алты ректоры лаек булды.

Салават Сәгыйтов «Ел ректоры-2021» номинациясендә Русия педагогия университетлары ректорлары арасында премия иясе булды.

Бүләкләү тантанасы бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган «ХХI гасырда фән һәм технологияләр: трендлар һәм перспективалар» һөнәри форумы кысаларында узды. Аны Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Русия профессорлар җыелышы рәисе Владислав Гриб үткәрделәр.

- Бу көннәрдә Дондагы Ростовта 2021 елның "Ел укытучысы" конкурсы уза, анда Русиянең барлык төбәкләреннән иң яхшы укытучылар килде. Без, жюри әгъзалары, аларны бәяләп, яңа идеяләрнең һәм яңа ысулларның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз һәм безнең педагогик университетларда булган барлык иң кыйммәтле яңалыкларны кертергә омтылачакбыз. Безнең аксакал, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим: «Мин бары тик ике культны гына таныйм - ана культы һәм укытучы культы», - дигән иде. Минемчә, ул хаклы булган, - диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: