+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 сентябрь 2021, 15:50

Уку йортлары 100 миллион сум акча алачак

Кайсы вузлар бу исемлеккә кергән?

Уку йортлары 100 миллион сум акча алачак
Уку йортлары 100 миллион сум акча алачак

«Приоритет-2030» стратегик лидерлык программасына университетларны сайлау нәтиҗәләрен үзенең матбугат конференциясе кысаларында Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков игълан итте.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе «Приоритет-2030» программасына Русия Федерациясенең 49 шәһәреннән 106 университетны сайлап алды. Программага кертелгән югары уку йортларының 60 проценттан артыгы - төбәк югары уку йортлары. Конкурс комиссиясе карары белән Башкортстанның өч университетының (БашДУ һәм УДАТУның берләштерелгән университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты) «Уфа фән һәм технологияләр университеты» программасында катнашуы хупланды. Республика университетлары 100 миллион сум күләмендә база гранты биреләчәк югары уку йортлары исемлегенә кертелде.

«Грантлар университетларга «Приоритет-2030» конкурсы кысаларында яклаган үсеш программалары чараларын гамәлгә ашыруга, шулай ук үзләренең үсеш программаларында күрсәтелгән максатларга ирешүгә бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә бирелә», - дип ачыклык кертте Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Хәзер төбәк вузлары "Приоритет-2030" программасының махсус өлешен алуга дәгъва кыла. Грантның махсус өлешен алучылар конкурсны уздыруның икенче этабы нәтиҗәләре буенча программа советы тарафыннан сайлап алыначак.

Исегезгә төшерәбез, «Приоритет 2030» проектында катнашкан югары уку йортларының программалары федераль конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.

Фото: nocrb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: