-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 сентябрь 2021, 13:53

"Электрозавод" белән УДНТУ арасында килешү төзелде

Ул төрле өлкәләрне үстерүгә юл ачачак.

"Электрозавод" белән УДНТУ арасында килешү төзелде
"Электрозавод" белән УДНТУ арасында килешү төзелде

Эш визиты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүне УДНТУ ректоры Олег Баулин һәм «Электрозавод» акционерлар җәмгыяте холдингының «Уфа трансформатор заводы» бүлекчәсе директоры Петр Камнев имзаладылар. Генеральный директорның персонал һәм оештыру эшләре буенча урынбасары Юлия Рокотянская «Электрозавод» җәмгыяте делегациясен җитәкләде.

"Электрозавод" белән хезмәттәшлек безнең Уфа дәүләт нефть техник университетына Русия территориясендә энергетика тармагы өчен кадрлар әзерләүдә флагманнарның берсе булырга мөмкинлек бирәчәк", - дип шәрехләде УДНТУ ректоры Олег Баулин. Имзаланган килешү кысаларында энергетика тармагының төп юнәлешләре буенча нефть университеты базасында кафедра, уртак лабораторияләр, корпоратив төркем, яңа укыту программалары булдыру планлаштырыла.

УДНТУның «Уфа трансформатор заводы» мәйданчыгында укучылар һәм укытучылары өчен төрле стажировкалар уздыру каралган. Ике як та студентлар өчен уртак фәнни-тикшеренү эшләре һәм фәнни хакатоннар уздыру белән кызыксынуын белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в